Донор булу файдалы һәм мактаулы!
Бүгенге көндә донор кан компонентларына ясалма альтернатива юк, шул сәбәпле донор каны бәһасез! Шуңа күрә һәр сәламәт кешегә донорлар сафына басу бик мөһим, чөнки кан бирү – мохтаҗ пациентлар өчен искиткеч әһәмиятле хәйрия төре.
Донор каны катлаулы операцияләрдә яки бала табуда, кан китүдә, авыр җәрәхәтләр алганда, пешүләрдә һәм башка авыруларда кулланыла. Бер донорның каны компонентларга бүленә һәм шуның аркасында берничә пациентның гомерен саклап кала ала.
Кан доноры булып 18 яшьтән өлкәнрәк, 55 килограммнан артык авырлыктагы теләсә кайсы сәламәт кеше була ала. 500 мл кадәр кан бирү кеше сәламәтлеге өчен бөтенләй зарарсыз һәм куркынычсыз.
Потенциаль донорларны еш кына түбәндәге сораулар кызыксындыра.
Татарстан Республикасында донор канын кайда тапшырырга мөмкин?
Казанда донор канын Республика кан үзәгендә Җиңү проспекты, 85 адресы буенча тапшырырга мөмкин. Донорларны кабул итү 7.30 дан 13.00 гә кадәр.
Кан донорларын кабул итү Республика клиник хастаханәсе, Балалар Республика клиник хастаханәсе, Төбәкара клиник-диагностика үзәге каршындагы кан салу бүлекчәләрендә дә башкарыла.
Татарстан Республикасында шулай ук Республика кан үзәгенең Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама филиаллары булган кан салу станцияләре бар.
Донорга кан тапшыруга ничек әзерләнергә?
3 тәүлек алдан анальгин, аспирин һәм башка антикоагулянтлар булган дарулар кабул итмәгез.
2 тәүлек алдан алкоголь эчмәгез.
1 тәүлек алдан майлы ризык, ысланган ризык, ачы ризык ашамагыз.
Кан тапшырасы көнне иртәнге ашны (шикәрле чәй, суда пешкән ботка, сушки, сохари, кайнатма белән бутерброд) ашау мәҗбүри.
2 сәгать алдан тәмәке тартмагыз.
Кан бирү күпме вакыт ала?
Кан бирү күп вакыт таләп итми – донор канын җыюга 15 минуттан да кимрәк вакыт бирелә. Кан компонентларын (плазма яки кан күзәнәкләрен) тапшыру озаграк дәвам итә – 30 минуттан алып сәгать ярымга кадәр.
Канны никадәр еш биреп була?
Ир-атлар елына иң күбе 5 тапкыр, хатын-кызлар елына 4 тапкыр кан бирә ала. Кан биргәннән соң, кабат кан бирү өчен ким дигәндә 60 көн һәм плазма бирү өчен ким дигәндә 30 көн булырга тиеш.
Донор канын биргәннән соң ничек тернәкләнергә?
Кан биргәннән соң донорга күбрәк чәй, сок, минераль су эчәргә тырышырга кирәк (кимендә 2 литр), алкогольдән тыелырга кирәк.
Аксымга бай ризыклар ашарга кирәк: ит, бавыр, балык, йомырка, кузаклылар, карабодай, кипкән җиләк-җимешләр.
Кан тапшыру көнендә физик күнегүләрдән, спорт залына һәм саунага барудан баш тартырга, организмга ял итәргә мөмкинлек бирергә кирәк.
Донорларның сәламәтлеге өчен кан бирүнең нинди уңай яклары бар?
Беренчедән, бу донорга бушлай медицина тикшерүе үткәрү: һәр донорны кан тапшырыр алдыннан табиб-трансфузиолог тикшерә, лабораториядә кан тикшеренүләре үткәрелә. Икенчедән, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын профилактикалау; инфаркт үсеше куркынычын киметү; кешенең эмоциональ халәтен яхшырту; организм кан югалтуга күбрәк яраклаша; организмның үз-үзен яңартуы (яшьләнүе), иммунитетны ныгыту.
Донорның нинди өстенлекләре бар?
Кан тапшыру көнендә донор эш хакын саклап эштән азат ителә. Донор ел дәвамында тагын бер ял көнен ала ала.
Донор ашау өчен акчалата компенсация ала.
40 тапкыр кан биргәннән соң яки 60 плазма биргәннән соң донорга «Россиянең Мактаулы доноры» исеме бирелә.
Донорлык – иң зур батырлык, кемгәдер өмет, вакыт һәм чын бәхет табу мөмкинлеген бирү. Шуңа күрә һәр донор – герой.
Без барлык донорларга мәрхәмәтлелек, кешелеклелек һәм коткарылган тормышлар өчен рәхмәтле.